«Пестрецы» командасы ПЛХЛ даими чемпионатында соңгыдан алдагы уенны үткәрде
 (1).jpg)
Казанда «Форвард» боз сараенда безнең команда ТХФП командасы белән уйнады. Питрәчтә узган беренче әйләнештә уен боз хуҗалары файдасына 6:3 исәбе белән тәмамланды.
Казанда да уен хоккейчыларыбызның һөҗүменнән башланды, алар аны 3:0 исәбе белән алып барды. Ләкин алга таба көндәшләр рәттән биш алка кертте һәм 5:3 исәбе белән алга чыкты.
Бу кызыклы һәм киеренке матч 5:5 исәбе белән тәмамлана. Питрәчлеләрдән алкаларны Никита Кузьмин (2 гол), Сабир Янов, Игорь Сорокин һәм Константин Игнатьев (берәр гол) кертте.
- Бу юлы безнең команда исәпне тигезли алды, плей-офф сериясендәге уеннар алдыннан безгә яхшы сабак булды, – диде матчтан соң турнирның иң яхшы снайперы һәм бомбардиры Сабир Янов.
Киләсе уенны питрәчлеләр 23 мартта үз бозында турнир таблицасында соңгы урынны алып торган «Смена» (Казан) командасы белән үткәрәчәк.