Питрәч хоккейчылары республика беренчелегенең ярымфиналында уйнаячак
Спорт

Питрәч хоккейчылары республика беренчелегенең ярымфиналында уйнаячак

Матчлар Казан шәһәрендә узачак

20-22 март көннәрендә Казан шәһәренең «Зилант» боз сараенда 2006-2007 елгы егетләр арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенең финал уеннары узачак.

Ярышларда үз төркемнәрендә 1-3 урыннарны алган алты команда катнашачак. Алар: «Пестрецы», «Биектау» (Высокая Гора), «Торнадо» (Җәлил), «Мензелинские кречеты» (Минзәлә), «Девон» (Баулы) һәм «Зилант» (Казан). 

Безнең хоккейчылар беренче төркем җиңүчеләре буларак, уенны 21 мартта ярымфиналдан башлаячак. Питрәчлеләрнең көндәшләре «Торнадо» - «Биектау» парының җиңүчесе булачак, уен 13 сәгатьтә башлана. Икенче уенда «Девон» белән «Зилант» -  «Минзәлә кречеты» парының җиңүчесе уйнаячак. 

Финал һәм өченче урын өчен уен 22 мартта узачак.


спорт ЗОЖ