Питрәч хоккейчылары Татарстан Кубогы финалында уйнаячак
Ярышлар Казан шәһәрендә узачак
«Пестрецы» ир-атлар хоккей командасы кабат Татарстан кубогы финалына чыкты. Ике ел элек безнең спортчылар дәрәҗәле приз яуладылар. Бу юлы финалга юл тотканда питрәчлеләр «Золотая шайба»ны (Апас) - 10:3 һәм ярымфиналда «Балтаси»ны 3:2 исәбе белән җиңде.
Хоккейчыларны яңа сынау, ягъни сезонның төп матчы көтә. «Пестрецы» һәм «Арск» командалары арасындагы финал матчы 12 апрельдә 20 сәгать 15 минутта Казанның «Баско» боз сараенда узачак.
«Пестрецы» хоккей командасы барлык хоккей сөючеләрне матчка килергә һәм команда өчен җанатарга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа