Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч хоккейчылары Татарстан Кубогын яуладылар

Финал уены Казанда Киров районының “Баско” боз сараенда узды.

Быелгы Татарстан Кубогы уенында безнең хоккейчылар приз өчен походны чирек финалдан башладылар. Үз бозларында алар Апасның “Алтын алка” командасын 10:3 исәбе белән тармар итте. Ярымфиналда кабат Питрәчтә уйнадылар, көндәш көчлерәк булып чыкты. Матч ахырына алты секунд кала “Балтаси” капкасына хәлиткеч алка керде һәм 3:2 исәбе белән җиңеп, безнең хоккейчылар ярышларның финалына чыкты.

Финал уены Казанда Киров районының “Баско” боз сараенда узды. Питрәч хоккей сөючеләре яраткан командаларының җиңүләренә күнеккәннәр. Әгәр “Питрәч-Арена”да безнең ир-атлар командасы катнашында матч узса, трибуналар һәрвакыт тулы була, тамашачылар үзенекеләр өчен ярсулы җан аталар. Алар белән бергә уеннарга башка шәһәрләргә, районнарга да баралар. Бу юлы да, вакыт соң булуга карамастан, Питрәчтән ике йөздән артык җанатар килгән иде.

Бу кичне көндәш – Арчадан көчле “Арча” командасы иде. Алар матч башында ук моны “Пестрецы” капкасына берничә һөҗүм оештырып исбатлады. Бу минутларда безнең капкачы Марат Ярмөхәммәтов үз капкасын бик яхшы саклады, әмма шулай да көндәшләр исәпне ача алды.

Питрәчлеләр көндәш капкасына һөҗүм итә башладылар. Икенче периодта Александр Евграфовның ике төгәл ыргытуы безнең егетләрне алга чыгарды. Период ахырында көндәшләр исәпне тигезләде – 2:2. Барысы да соңгы, өченче периодта хәл ителде. Беркем дә бирешергә теләмәде, ә капкага бер-бер артлы һөҗүм иттеләр. Сакчылар һәм капкачылар бөтен көчләренә үз капкаларын сакладылар. Шулай да Питрәч хоккейчылары периодның уртасындагы озакка сузылган һөҗүмнәрнең берсендә Арчалылар капкасына алка кертүгә иреште. Нәтиҗәдә, Ленар Мансуров керткән алка «алтын» булды, чөнки ул питрәчлеләргә 3:2 исәбе белән җиңү китерде. Көндәш тырышты, һөҗүм итте, соңгы минутларда капкачыны алтынчы уенчыга алыштырдылар. Әмма бу кичне уңыш безнең егетләр ягында булды, алар лаеклы җиңделәр һәм Татарстан кубогын яуладылар. Бу икенче шундый очрак, безнең хоккейчылар берничә ел элек инде дәрәҗәле трофей яулаганнар иде.

– Җиңүгә юл җиңел булмады, көндәшләр көчле иде, ләкин безнең команда уеннарга әзерләнде, – дип сөйли кубок алганнан соң безнең команда капитаны Сабир Янов. – Боз өстендә барысы да үзләрен кызганмыйча тырышып уйнадылар. Тренерыбыз Виктор Сорокинга рәхмәт, ул безне һәр уенда җиңүгә генә этәрә. Җанатарларга аеруча рәхмәтле, без аларның һәр матчта ярдәмен тоябыз.

Команда составында уенчыларның яртысыннан артыгы яшьләр, 2006 елда туганнар. Миңа, бу юлларның авторына, егерме елдан артык хоккей яңалыкларын яктыртучы буларак, “Пестрецы-2006” командасы бик ошый. Команданы аталы-уллы Виктор һәм Игорь Сорокиннар яңадан җыйды, ә тренеры Игорь. Безнең яшь хоккейчылар ике тапкыр республика ярышларының финалына чыктылар һәм ике тапкыр да буллитлар буенча көндәшләренә оттырдылар. Хәзер алар өченче омтылыштан ир-атлар командалары арасында дәрәҗәле кубок яуладылар. “Пестрецы-2013” командасы шулай ук Идел буе федераль округы Кубогының финал уеннарында һәм ТР беренчелегендә уйнады. “Пестрецы-2011” командасына финалга чыгу өчен бер очко гына җитмәде. Ярышларның иң яхшы снайперлары һәм бомбардирлары – Илһам Дәминов, Максим Поляков, Никита Кузьмин һәм Сабир Янов.

Питрәч командасы республика ареналарында күптәннән тотрыклы чыгыш ясый, ул Татарстан чемпионы һәм Б төркемендә дүрт тапкыр республика чемпионы, ике тапкыр кубок иясе, төрле ярышларда берничә тапкыр призер. Җиңүләр дә, җиңелүләр дә булды, безнең хоккейчылар күпсанлы җанатарларны шатландырып һәрчак нәтиҗәле һәм мавыктыргыч хоккей күрсәтергә омтылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше