Питрәчлеләр - Әлмәт районы чемпионнары
Әлмәттә егетләр һәм кызлар арасында тхэквондо буенча район ачык беренчеле узды
Келәмгә Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән барлыгы 140тан артык яшь спортчы чыкты, алар арасында районыбызның яшь спортчылары да бар иде. Бу ярышларда тренер Рөстәм Холмирзаев шәкертләре биш медаль яулады: Рафаэль Сираев һәм Эвилина Хәбибуллина чемпион булды, Алсу Рысаева, Бехруз Муминов, Илья Игушкин көмеш медальләргә лаек булды. Шулай ук Арсений Сорокин, Сардор Муминов, Ранил Хәбибуллин да яхшы гына чыгыш ясады.
Хәзер районның җыелма командасы 16-18 декабрьдә Казанда узачак «Алтын ачкыч» Бөтенроссия турнирына әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа