Келәмгә барлыгы 150дән артык яшь көрәшче чыкты.

Мамадыш районы Таканыш авылында 2010, 2012 һәм 2013 елгы егетләр арасында көрәш буенча республика турниры узды.
Питрәч спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Нияз Сөнгатуллин 36 килограммга кадәр авырлык категориясендә турнирның җиңүчесе булды, Салават Сөнгатуллин (40 килограммга кадәр) икенче урынны алды, Ибраһим Исмәгыйлев (36 килограммга кадәр) бронза медаль яулады, Рамазан Галимҗанов (40 килограммга кадәр) бишенче булды.