Питрәчлеләр олимпия резервы мәктәбендә җыеннарда булдылар
Кызларның тренеры - Россиянең спорт мастеры, дөнья чемпионы Андрей Чиндин.
15-25 августта Әлмәт шәһәренең олимпия резервы мәктәбендә спорт көрәше буенча уку-күнекмә җыены узды. Анда питрәчлеләр Ксения һәм Елизавета Демидовалар катнашты.
- Безнең спортчылар комплекслы спорт мәктәбенең билбау көрәше бүлегендә җаваплылыга чикләнгән җәмгыятьләрнең берсе финанс ярдәме белән әлеге җыеннарда була алдылар. Мин оешма җитәкчесенә мондый мөмкинлек өчен рәхмәтлемен. Бу җыеннар безгә октябрь аенда Таҗикстан Республикасында узачак билбау көрәше буенча дөнья беренчелегенә әзерлек өчен бик кирәк, - дип билгеләп үтте тренер Андрей Михайлович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа