Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәчнең яшь йөзүчеләре белән беренче спорт җыены үтте

Балалар анда бер атна булды.

Теләсә кайсы ата-ана баласының җәйге каникулларда вакытын бушка уздырмавын, ә нинди дә булса файдалы эш белән мәшгуль булуын тели. Шуңа күрә, район спорт мәктәбенең йөзү буенча укытучысы Алексей Иванов лагерьда спорт җыены оештырырга уйлый, моны ата-аналар да хуплый. Анда җиде яшьтән олырак 65 бала катнашты.

Бу идеяга Алексей Николаевичны балачак истәлекләре рухландырылган. Ул балачактан ук йөзү белән шөгыльләнгән, алар өчен дә спорт сборлары үткәргәннәр, аннан алган тәэсирләре әле дә күңелендә сакланып калган. Укытучы үз укучылары өчен дә шундый сбор оештырырга теләгән. Һәм менә бу эшне тормышка ашырган.

– Программа бай, эчтәлекле булды, – диде Алексей Николаевич. – Төп спорт төре – йөзү. Шулай ук программага баскетбол, тхэквондо һәм футболны керттек, моның өчен хезмәттәшләремне җәлеп иттем. Балалар һәр көнне иртән кросс йөгерделәр, олыраклар – өч километр, кечкенәләр – бер километр. Әлбәттә беренче сборларда балалар бераз борчылды. Ләкин барысы да бик яхшы үтте. Мин тәүлегенә 24 сәгать алар белән булдым, бергә яшәдек, бергә ашадык. Ата-аналар белән һәрвакыт элемтәдә тордым. Мондый чаралар балалар каникулларда вакытларын урамда йөреп, бушка сарыф итмәсен, компьютерларда һәм телефоннарда азрак утырсын өчен мөһим, – дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук балаларның спорт белән шөгыльләнүдән тыш ял итәргә, аралашырга һәм яшьтәшләре белән уйнарга вакытлары да булган. Сигез яшьлек Сафина Бикчәнтәева әйтүенчә аларны анда тәмле итеп ашатканнар, ә аннан соң ял итү өчен вакыт бирелгән, шул чакта бергәләп уйнаганнар. Ул бер ел йөзү белән шөгыльләнә, йөзү буенча тренер булырга хыяллана.

– Мин биюгә йөрдем, әмма ул миңа ошамады, ә бассейнга йөрү бик нык ошады. Кроль белән йөзәргә яратам, чөнки алай хәтта мәтәлчек атылырга мөмкин. Яхшы һәм тиз йөзәргә өйрәнәсем килә, – диде Сафина.

Хәзер ул үзе өйрәнгәннәрне энесенә һәм сеңлесенә өйрәтә. Ә аны бу спорт төре белән яшьтәше һәм дусты Вика Кириллова кызыксындырган. Кыз зур өметләр баглый. Ул да җыенда катнашты.

– Лагерь спорт лагере булганга, анда минем дусларым булганга да ошады. Мин йөзәргә яратам һәм һәрвакыт беренче урыннарны алам, – дип уртаклашты ул.

Алексей Николаевич мондый җыеннарны ел саен уздырырга, шул ук вакытта балалар санын арттырырга, сменаларга бүлеп, көрәш, хоккей буенча тренерлар җәлеп итәргә өметләнә. Лагерьда ул балалар белән июньдә булган, әмма “Сула” бассейнында теләүчеләр өчен дәресләр җәй буе дәвам итә. Бушлай төркемнәрдә шөгыльләнүчеләр өчен расписание якшәмбедән тыш һәр көнгә язылган, ә коммерция төркемнәрендәге балалар атнага ике тапкыр шөгыльләнә. Бассейнга балалар бер ел да, 11 ел да йөри ала. Монда аттестат бирмиләр, шуңа күрә мәҗбүри уку вакыты юк. Әмма һәр бала зур уңышларга ирешә, спорт мастеры була ала. Бу хакта һәр тренер хыяллана, Алексей Николаевич та шулай ук.

– Әлбәттә, безгә Казан, Яр Чаллы кебек зур шәһәрләр белән ярышу авыр. Әмма Питрәч балалары республика ярышларында уңышлы чыгыш ясыйлар. Баланың чемпион була алырмы икәнлеген алдан белү кыен, бу эш барышында ачыклана. Иң мөһиме – теләк. Барлык биремнәрне тырышып башкаручы балалар да бар. Аңа бу кирәк, ул үзе моны тели, призлы урын алуны максат итеп куя һәм аңа омтыла. Әмма әтиәниләре мәҗбүр итеп китергән балалар да бар, әмма монда да ул йөзүне яратыр дигән шанс бар әле. Олыларның ялгышы шунда, алар кызын яки улын ике-өч төрле секциягә бирәләр, нәтиҗәдә берсендә дә уңышка ирешмәскә мөмкин, – дип билгеләп үтте укытучы.

Ул бала үзе күбрәк тартыла торган спорт төренә өстенлек бирү яхшырак дип саный.

Алексей Николаевичта дүрт яшьтән алып барлыгы 150ләп бала шөгыльләнә, аларның 70- 80 проценты каникулларда да бассейнга йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше