Питрәчнең «Сула» бассейнында республика ярышлары узды
Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланды
Питрәчнең "Сула" бассейнында балалар командалары арасында йөзү буенча республика ярышлары узды.
Турнирда Питрәч, Теләче һәм Лаеш районнарыннан йөздән артык яшь йөзүче катнашты.
Питрәчлеләр Ралина Шәрипова, Мария Андриянова, Самир Мәхмүдов, Раян Хаҗиәхмәтов, Әминә Вәлиева, Әминә Җиһаншина, Дмитрий Колчин һәм Ролан Әюпов турнир чемпионнары булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа