Питрәчтә милли көрәш буенча турнир узачак
Спорт

Питрәчтә милли көрәш буенча турнир узачак

Биредә иң яхшыларны ачыклаячаклар

15 ноябрьдә 13 сәгатьтә Питрәч авылында милли көрәш буенча ачык турнир көтелә. Ярышлар «Мишә» спорт комплексында узачак һәм Питрәч районының Мактаулы гражданины Фәйзрахман Сафинның тууының 100 еллыгына багышланачак.

Турнир иң көчле көрәшчеләрне ачыклау һәм аларның спорт осталыгын арттыру максаты белән үткәрелә. Ярышларда 2008-2010 елгы яшүсмерләр катнашачак.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше