Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

"Питрәч-Арена" боз сараенда өч көнлек турнир узачак

Җанатарларны уеннар карарга чакыралар

26-28 августта «Питрәч-Арена» боз сараенда Татарстан Республикасы көненә багышланган хоккей буенча традицион турнир узачак. Бозга 2010 елгы егетләр чыгачак.

Ярышларда «Ак барс», «Динамо» (икесе дә Казаннан), «Ижсталь» (Ижевск), «Молот» (Пермь), «Нефтехимик» (Түбән Кама) һәм «Пестрецы-2010» катнашачак.

Беренче көнне питрәчлеләр «Ак барс» белән уйнаячак, уен 10.45 сәгатьтә башлана. Аннан соң турнирны ачу тантанасы булачак. 18.00 сәгатьтә безнең хоккейчылар "Ижсталь" белән уйнаячак.

27 августта 12.30да безнекеләр «Молот» белән, 18.00дә «Динамо» белән көч сынашачак. Соңгы көнне, 28 августта 11.30 сәгатьтә Питрәч хоккейчылары «Нефтехимик» белән уйнаячак. Матч тәмамланганнан соң, тантаналы ябу һәм командаларны бүләкләү булачак.

Командалар өчен бу турнир 10 сентябрьдә старт алачак Идел буе федераль округы беренчелеге алдыннан менә дигән сынау булачак. «А» төркемендә «Пестрецы-2010» командасы да уйный.


Спорт сөючеләрне мавыктыргыч хоккей карарга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше