Питрәч районының спорт яңалыклары
Хоккей, мини-футбол һәм волейбол турында
Хоккей. Ике җиңү яуладылар
Нефтекамскта (Башкортостан) 2010 елгы егетләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә икенче этапның икенче тур уеннары узды.
«Пестрецы-2010» командасы «Девон»га (Туймазы) 2:7 исәбенә оттырды, ә аннары ике җиңү яулады. Башта хуҗалар командасы «Торос»ны - 5:4 исәбенә һәм «Челны» командасын (Яр Чаллы) – 3:0 исәбенә җиңделәр.
Футзал. Лидерның коры җиңүе
Авыл яшьләре арасында район чемпионатында чираттагы 11 тур уеннары узды. Командалар уртак көч белән 71 туп керттеләр. Лидер - Питрәчнең "Виктория" командасы, 27 очко җыеп, «Аврора»ны 5:0 исәбенә отты. Икенче урында Шаледән «Легион» бара, ул КПРФны (Ленино-Кокушкино) 9:4 исәбе белән җиңде һәм 27 очкога ия булды. Өченче урында Ленино-Кокушкиноның «Аякс» командасы, ул «Атлетико»ны 6:5 исәбе белән җиңеп, 23 очко җыйды. «Барс»ның 22 очкосы бар, ул "Ред Булл"ны 6:4 исәбенә отты. Чемпионатта беренче җиңүне «Спортинг» яулады, ул «Фриендшип»ны 5:3 исәбенә җиңде. Калган уеннарда нәтиҗәләр мондый: "Олимп" - "Феникс" - 3:9, "Стар" - "Тау Иле" - 6:6.
Бомбардирлар исемлегендә элеккечә үк Сергей Одинцов («Виктория») алда бара, ул гол+пас системасы буенча 36 (26+10) балл җыйды, икенче урында Роман Мяткин («Аякс») - 30 (19+11).
Волейбол. Лидерлар арасында ике команда
Волейбол буенча шундый ук турнирда чираттагы уеннар узды. 13 турда өч уен гына булды. "Янцевары" бик киеренке көрәштә лидер "Кулаево"ны 2:1 исәбенә отты. Хәлиткеч партия 21:19 исәбе белән тәмамланды. Шулай ук өч партияне Шаледән ике командага уйнарга туры килде. Биредә "Легион" көчлерәк иде, ул «Шали»ны 2:1 исәбенә отты.
«Кобяково» командасы район чемпионы «Богородск» белән тигез исәпкә уйнады диярлек, ләкин шулай да 0:2 исәбенә җиңелде.
Хәзер турнир таблицасында «Кулаево» һәм «Богородск» алда бара, алар 32әр очко җыйганнар. Өченче урында - "Янцевары" - 29 очко, "Легион" - 24 һәм "Олимп" - 21 очко.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа