Бу 23 тур уеннары нәтиҗәләреннән соң билгеле булды

Футзал буенча район чемпионатында лидер булган Шәле «Легион»ы, Кощактан «Спарта»ны 5:3 исәбе белән җиңгәннән соң, көндәшләре өчен куып җитә алмаслык булды.
Шулай итеп, шәлелеләр 63 очко җыйдылар һәм хәзер алар «Ленино» (Ленино-Кокушкино) командасыннан ун очко аерма саклыйлар. Соңгылары исә «Олимп» (Питрәч) командасын 5:1 исәбе белән җиңделәр. Өченче урында барган узган елгы чемпион «Виктория» (Питрәч) «Аякс» (Ленино-Кокушкино) командасы белән тигез исәпкә тәмамланган уен үткәрделәр һәм дүртенче урынга төштеләр, аларның 48 очкосы бар. Өченче урынга «Ред Булл» чыкты, ул «Стар»ны (Иске Шигали) 7:3 исәбе белән җиңде һәм 50 очко җыйды.

Турның калган уеннары түбәндәгечә төгәлләнде: «Лайт» (Шәле) - «Фрейндшип» (Питрәч) - 6:2, «Барса» - «Трудовые резервы» (икесе дә Питрәчтән) - 1:2, «Милан» - «Феникс» (икесе дә Питрәчтән) - 4: 7.
Иң яхшы бомбардир булып элеккечә Сергей Одинцов («Виктория») санала, аның исәбендә 81 балл, 55 туп һәм 26 гол пасы.