Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Шәле буасында балык тоту буенча бишенче ачык беренчелек үтте

Ярышлар һәвәскәр балыкчы Миңнулла Шәмсетдинов призыларына үтте.

Беренче тапкыр ул яшь төркемнәренә бүленде - егетләр һәм ир-атлар аерым ярышты.

Балыкны калкавычлы бер кармакка тотарга мөмкин иде, җимне һәркем үзе теләгәнчә  сайлады. 
Балык тотар өчен  суалчаннар, опарышлар, арпа ярмасы, кукуруз, ипи, камыр файдаландылар. Балык тотуга 3 сәгать вакыт бирделәр. Җиңүче һәм призерлар тотылган балыкның гомуми авырлыгы буенча билгеләнде.  Бу көнне көйсез  кәрәкә балыгы эләгергә теләмәде,  кармакка бары тик алабуга балыгы гына  эләкте.
Тантаналы ачылыштан соң катнашучылар жирәбә буенча билгеләнгән  урыннарына урнаштылар. Балык үзен озак көтәргә мәҗбүр итмәде. Беренче балыкны буадан Ирек Дәүлиев тартып чыгарды, моның өчен аны махсус приз белән бүләкләделәр.

Мин балык тоту белән балачактан шөгыльләнәм. Кама, Мишә елгаларында, шулай ук буаларда балык тотам, - дип сөйли Ирек Дәүлиев. - Әлбәттә, җиңәсе килә, әмма көндәшләр дә лаеклы, - дип саный ул. 

Балыкчы өчен быел беренче сыйныфка барачак кызы Дилбәр җан ата. Сабырлыгы өчен кызга бүләк тапшырдылар.
Ярышларның беренче яртысы сизелмичә дә үтеп китте. Димәк, тамак ялгап алырга вакыт. Миңнулла Шәмсетдиновның уллары Рамил һәм Рәдиф барысын да кайнар өчпочмак белән сыйладылар. Камыр ризыкларын балык тоткан урыннарга алып килделәр.
Турнир нәтиҗәләре алдыннан берничә этаплы конкурс узды, ә иң яхшылары финалларда очрашты. Егетләр арасында «Төгәл ату» бәйгесендә Дәниф Шәмсетдинов җиңде, Азат Гыймадиев икенче, Марсель Хәйруллин өченче булды. Ир-атлар арасында финалда узган елгы җиңүче Фәнис Миңнуллин һәм Ирек Абдрәхимов көрәште. Биредә төп призны Ирек яулады, ләкин ул аны  Исламгали Мөхәммәтшинга ярышларда җиңүгә омтылышы өчен бирде. Өченче урында - Ирек Дәүлиев.
15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында  иң яшь балык тотучы, Питрәчтән ун яшьлек Ильяс Мөхәммәтшин җиңүче булды. Ильяс инде икенче ел рәттән турнир җиңүчесе булып кала, узган ел ул гомуми зачетта җиңү яулады. Бу юлы иң кечкенә һәм иң зур балыкны тотты.
Икенче урынны Илмир Хөснетдинов алды, өченче урынны Дәниф Шәмсетдинов алды. Дәниф ярышларның алыштыргысыз катнашучысы булып тора, ел саен призлы урыннар яулый. Узган ел өченче булды.

Минем иң яраткан ярышларым. Бик теләп катнашам һәм турнирны оештыручыларга рәхмәт белдерәм, - ди Дәниф.

Быел ир-атлар арасында иң күп балык тотучы Шәле авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Азнакайда яшәүче Ирек Абдрәхимов. Икенче урында турнирның тагын бер кунагы - казанлы Зөфәр Хәнәфин. Өченче урында - Ирек Дәүлиев.
Барысына да призлар, грамоталар, медальләр, балык тоту кирәк-яраклары тапшырылды. Барлыгы 20 приз таратылды. Турнирның иң өлкән катнашучысы 74 яшьлек питрәчле Вагыйзь Вәлитов махсус приз белән билгеләп үтелде.
Спонсорлар һәм оештыручылар, гадәттәгечә, Шәмсетдиновлар гаиләсе, Илфат Галимуллин, Ирек Абдрәхимов, Питрәч комплекслы спорт мәктәбе, район газетасы редакциясе булды.
Бүләкләү тантанасыннан соң барысын да тәмле пылау, камыр ризыклары, шашлык, җиләк-җимеш, кайнар чәй белән тәмле төшке аш көтә иде. Балыкчылар, үз чиратында, Миңнулла Шәмсетдиновның тормыш иптәше Мөршидә апага сый-нигъмәтләре һәм турнир өчен аларның гаиләсенә рәхмәт белдерделәр.
Үлчәгәннән соң бөтен балыкны кире сулыкка җибәрделәр.
 

Күбрәк фотографияләрне монда карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт