Командалар акрынлап сыйфатлы волейбол күрсәтә башлады
Авыл яшьләре арасында волейбол буенча район чемпионатының өченче туры уеннары узды.
Шаледән "Легион" командасы кискен көрәштә Питрәчтән "Олимп"ны 2:1 исәбенә отты, "Юниор" командасы "Кобяково"ны - 2:1 исәбенә җиңде. Шулай ук беренче җиңүне «Иске Шигали» командасын 2:0 исәбенә откан «Факел» беренче җиңүен яулады. "Кулаево" белән "Богородское" арасында барган уен да шундый ук исәпкә төгәлләнде, анда колайлылар көчлерәк булып чыкты.
Өч турдан соң чемпионатта 8 очко җыеп "Легион" алда бара, "Кулаево"ның исәбендә - 7, "Янцевары"ның 6 очкосы бар. "Богородское", "Кобяково" һәм "Факел", әлегә өчәр очко җыйдылар, "Юниор"ның - 2, "Олимп"ның 1 очкосы бар. "Иске Шигали"ның әлегә үз исәбендә очколары юк.