Волейбол. Ике турдан соң ике лидер билгеләнде
Спорт

Волейбол. Ике турдан соң ике лидер билгеләнде

Авыл яшьләре арасында волейбол буенча район чемпионатының икенче тур уеннары узды. Анда тугыз команда катнашты

Шәледән "Легион" командасы 2:0 исәбенә "Легион"ны, "Янцевары" шул ук исәп белән "Олимп"ны (Питрәч) җиңде. Тагын бер мавыктыргыч уенда "Кобяково" турнирның лидерларының берсе "Кулаево" командасын 2:1 исәбенә отты.

Ике турдан соң, 6шар очко җыеп "Легион" һәм "Янцевары" командалары алда бара, өченче урында 4 очко белән "Кулаево".


спорт Сәламәт яшәү рәвеше