“Акчарлак” лагерендә өченче смена старт ала
Көн темасы Газета

“Акчарлак” лагерендә өченче смена старт ала

Бүген "Акчарлак" балалар савыктыру лагерендә 21 көннән торган өченче смена старт алды.

Һава торышы шартлары аркасында, аның ачылуын 8 июльдән 11 июльгә күчерергә туры килгән. Һәм менә бүген балалар әти-әниләре белән табигатьнең иң матур почмагында ял итәр өчен Питрәч ДОСААФы каршында җыелдылар. Сүз уңаеннан, 125 бала катнашачак әлеге смена тематикалы булачак - ул Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланачак.