Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Авылларын бергәләп матурайталар

Татар Тау Иле авылында үзара салым һәм грант акчасына юллар ремонтлана. Княжада авыл зиратын койма белән әйләндереп алу планлаштырыла

Без эшләр барган урында булдык һәм тулырак мәгълүмат алдык.


- Авыл халкы реферундумда үзара салым җыюны хуплап тавыш бирде, акчаны юлларга вак таш җәюгә тотарга дип сөйләшкән идек. Нәтиҗәдә, республика ярдәме белән 920 мең сумга якын акча җыелды. Шулай ук без 1,5 млн. сум республика гранты оттык, акчаны авыл эчендәге юлларны ремонтлауга тотабыз, - ди җирлек башлыгы Геннадий Шаров. – Бу акчалар ярдәмендә без күптән түгел Чапай, Комсомольская, Нагорная, Строителей, Новая һәм Белкино урамнарындагы юлларга вак таш җәйдек. Бу катламны каток белән тигезлисе калды. Узган атнада яңгыр явып тору сәбәпле, моны эшләп булмады, - дип билгеләп үтте ул.

Татар Тау Иле авылы җирлегенә кергән Княжа авылы халкы да үзара салым программасында актив катнаша, биредә барлыгы 317 мең 500 сум акча җыелган. Аны зиратны койма белән әйләндереп алуга тотарга уйлаганнар. Узган ел 167 метр койма куелган, быел 192 метрны киртәләп куйганнар.

- Зиратның тагын бер ягы калды - аны киләсе елга эшләячәкбез, калган акчаны юлларны ремонтлауга да юнәлтәчәкбез, - ди Геннадий Николаевич.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса