Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Безнең авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Халыкара күргәзмәдә катнаша

Лаеш районында бу көннәрдә зур кунаклар булып китте. 5 июльдән алып 7 июльгә кадәр биредә "Бөтенроссия кыр көне - 2017" дип исемләнгән күргәзмә булып узды.

Форумны ачу тантанасына Олы Кабан авылына республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук Кытайның авыл хуҗалыгы министры Хань Чайфу килде. Безнең районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә бу чарада актив катнашты.
"Бөтенроссия кыр көне - 2017" авыл хуҗалыгы җитештерүендә иң алдынгы технологияләрне, Россиядә һәм чит илдә эшләнгән махсус машиналар һәм заманча җиһазларны, җир эшкәртүдәге инновацион алымнарны демонстрацияләүче бик зур күргәзмә булып тора. Биредә катнашучы компанияләр үсемлекләрне селекцияләүдә иң яңа технологияләрне күрсәттеләр. Күргәзмәнең "Агросәнәгать" комплексын инженер-техник яктан тәэмин итү" бүлегендә иң югары дәрәҗәдәге яңа техника үрнәкләрен күрергә мөмкин иде. "Терлекчелек" бүлегендә нәселле хайваннар, терлек азыгы һәм аңа махсус өстәмә кушылмалар, ветеринария препаратлары һәм яңа технологияләр тәкъдим ителде. Россия һәм чит илләрдән килгән студентларның һәм аларның укытучыларының читтән торып идарә итү мастерлыгы буенча "Робототехника" конкурсында катнашулары быелгы программаның иң зур яңалыгы булды. Катнашучылар үз эшләнмәләренең яңа үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Программаның эшлекле өлешендә Россиядә авыл хуҗалыгын үстерү перспективаларына багышланган пленар сессияләр үтте.
Бу чарада безнең районнан "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ, "Рацин-Шәле" ҖЧҖ, "Газовик" ҖЧҖ (вәкилләре рәсемдә), "Кощаковский" авыл хуҗалыгы ҖЧҖ, "Макс Ойл" ҖЧҖ, Гаврилов исемендәге агрофирма катнашты. Алар үз продукцияләрен күрсәттеләр, предприятие җитәкчеләре, агрономнар, зоотехниклар бөтен дөньядан килгән хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса