Хөрмәтле питрәчлеләр!
1 апрельдән “Вперед”-“Алга” район газеталарына 2019 елның II яртыеллыгына язылу башланды.
Физик затлар район газеталарына өй адресына 726 сумнан; юридик затлар 816 сумнан языла ала. Район газеталарына почта бүлекчәләрендә генә түгел, ә өйдә - дәүләт хезмәтләре порталы аша да язылырга мөмкин.
Редакция коллективы үз укучыларына “Вперед”-“Алга” район газеталарына альтернатив ысул белән язылуны да тәкъдим итә. Сезнең чәршәмбе һәм җомга көннәрендә газеталарны редакциягә килеп алу мөмкинлегегез бар икән, ул чакта редакциягә килеп газетага язылырга мөмкин. Район оешмаларына (биштән артыграк газетка язылган) китереп бирү мөмкинлеге дә каралган. Альтернатив ысул белән алты айга язылу бәясе – 490 сум.
Шулай ук редакциядә 2019 елның икенче яртыеллыгына район газетасының электрон версиясенә 500 сумнан язылырга мөмкин.
Без сезне редакциядә, почта бүлекчәләрендә көтеп калабыз.
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа