Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч фермерлары миллион сумлык грантлар ала алачак

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгында "Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү", "Башлангыч фермерларны хуплау",

"Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү" программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видео-киңәшмә булып узды. Чараны Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл территорияләрен үстерү Департаменты директоры Владимир Свеженец үткәрде.

Владимир Свеженец 2017 елда федераль бюджеттан агросәнәгать комплексына 158,2 миллиард сум бүлеп бирелергә планлаштырылганын билгеләп үтте, алардан фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кулланучыларына ярдәмгә 7,6 миллиард сум бүленеп биреләчәк.

Бу ярдәмнән файдаланырга планлаштырган питрәчлеләргә грантлар бирү шартларының үзгәргәнен белү файдага булачак. "Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программасы буенча, грант күләме 5тән 7 миллионга кадәр, "Башлангыч фермерларны хуплау" программасы буенча (КРС сөт һәм ит җитештерү) 1,5тән 3 миллионга кадәр арттырылган.

Быелгы елдан программаның төп индикаторлары булып продукция җитештерү күләменең ел саен 10 процентка артуы, шулай ук грант алу елында эш урыннарын булдыру һәм аларны 5 ел дәвамында саклау ("Башлангыч фермерларны хуплау" программасы буенча бер яңа даими эш урыны 1 миллион сумлы грантка, "Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программасы буенча - бер КФХна - өч, "Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү" программасы буенча - 3 миллион сумлы грантка - бер) саналачак.

Киңәшмәдә шулай ук сөт мини-фермасы, тана һәм тана сыер сатып алу кебек хуплау төрләренең үзләрен яхшы күрсәтүләре билгеләп үтелде.

Алга таба авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату буенча булган мәсьәләләрне хәл итү өчен кооперация үсешенә аерым игътибар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрђч, фермерлар, грантлар