Питрәч районда урып-җыю эшләренә әзерлек буенча лидер хуҗалыклар билгеләнде
Кемнең техникасы уракка әзер?
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов җитәкчелегендәге махсус комиссия Питрәч районының 6 авыл хуҗалыгы оешмасында булды. Хуҗалыкларның иң җаваплы чорга әзерлегенә бәя бирделәр.
Районда уңышны вакытында җыеп алу өчен 74 ашлык җыю комбайны бар, аларның 94 проценты эшкә керешергә әзер. Урып-җыю эшләрен вакытында һәм югалтуларсыз тәмамлау өчен кайбер хуҗалыклар өстәмә ашлык җыю комбайннарын арендаларга планлаштыралар, - дип сөйләде Питрәч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Василий Захаров.
Беренче чиратта авыл хуҗалыгы техникасы, бина һәм җиһазларның торышы һәм аларның булу-булмавы тикшерелде. Шулай ук комиссия әгъзалары хезмәткә түләү бәяләренә һәм аграрийларны матди кызыксындыру чараларына да зур игътибар бирделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Макс-Ойл» ҖЧҖ алды, икенче урында – «АгроЛак-К» ҖЧҖ, өченчедә – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ. Барлыгы районның 6 хуҗалыгын тикшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа