Питрәчлеләр, коронавирус бетмәде әле. Үзегезне саклагыз!
Акрынлап барысы да үз урынына әйләнеп кайта һәм күпләр берничә ай элек кенә кичергәннәрен инде онытып бара кебек.
Ул вакытта безнең районда коронавирус белән авыруның берничә очрагы булды, питрәчлеләр дә үзләрен бик сак тотты. Хәзер, көн саен диярлек авыруның яңа очраклары ачыкланганда, кешеләр вирус турында онытып, COVID-19дан гына түгел, төрле инфекцион авырулардан саклаучы гади кагыйдәләрне үтәүгә җаваплы карамый башлады.
Әйе, “цифрлар” яхшыра, әмма әлегә алар җиңел суларга мөмкинлек бирми. 25 июньгә Питрәч районында пандемия башланганнан бирле 125 кеше авырган. Бәхеткә, хәзер алар сәламәт. Хәзерге вакытта 19 кеше хастаханәгә салынган, 40ы өйдә дәвалана, чөнки авыруны җиңел формада кичерәләр.
Тирә-юньдәгеләрнең ваемсыз булулары гаҗәпләндерә. Исегезгә төшерәбез, вирус әле бетмәде, шуңа күрә питрәчлеләрдән саклык чараларын күрүләрен һәм үзләрен, якыннарын саклауларын сорыйбыз.
Пандемия вакытында пенсионерлар, ялгыз картлар, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Алар өчен Питрәч районына “Янәшәдә ярдәм!" президент программасы буенча азык-төлек җыелмалары белән өч транш китерелде. Аларны торак пунктларга авыл җирлекләре башлыклары һәм волонтерлар тараттылар.
- Ленино Кокушкино авыл җирлегендә бу программа буенча шушы көннәрдә 42 тартма тараттык. Моннан тыш, "Ярдәм кулы" Хәйрия фондының "Игелеклелек кәрзине" акциясе кысаларында 5 күп балалы гаиләгә 10 азык-төлек пакеты таратылды, - дип сөйләде җирлек башлыгы Азат Сәйфетдинов.
Азык-төлек җыелмасы алучылар арасында Мансуровлар гаиләсе дә бар иде.
- Балаларны мәктәпкә җыярга, киендерергә, ашатырга кирәк, - диде күп балалы ана Венера Мансурова. - Зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа