Питрәчнең “Айгөл” балалар бакчасында язны каршы алдылар

"Айгөл" балалар бакчасының барлык төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте.
Балалар бәйрәм хуҗабикәсен көткән арада алып баручылар - татар теле тәрбиячесе Галина Малова һәм тәрбияче Миләүшә Шәйхетдинова, аларны бәйрәм тарихы белән таныштырды. Бакчага йөрүчеләр Нәүрүз бәйрәменең элек-электән көн белән төн тигезләшкән көнне яңа ел буларак билгеләп үтелүен, Нәүрүзнең дуслык бәйрәме булуын тагын бер кат исләренә төшерде. Балаларга Нәүрүзбикәне (Ирина Мөхәммәтҗанова) бәйрәмгә чакырып китерүдә Су анасы (Светлана Козина) ярдәмгә килде. Аны Убырлы карчык (Әлфия Шералиева) үзен бәйрәмгә чакырмаган өчен үпкәләп, балалардан яшереп куйган булган. Ниһаять, балалар Нәүрүзбикәне күрү бәхетенә иреште. Әмма аңа кабат үз хокукларын яклар өчен сынаулар аша үтәргә туры килде. Көтмәгәндә алар янына үзенең салкыннары белән Кыш бабай килеп керде, ә бу юлы Нәүрүзбикәгә балалар ярдәм итте. Алар Яз сылуына Кыш бабай (Раиса Чукурова) белән аркан тартышуда җиңәргә булышты. Нәүрүзбикә Кыш бабайны биергә чакырды, әмма Кыш бабай язның гүзәллегенә, җылылыгына каршы тора алмады. Саубуллашыр алдыннан Кыш бабай һәркемгә шигырь юллары ихлас теләкләрен җиткерде:
- Дуслар эшегез уң булсын,
Теләгегез юш булсын,
Күңелләрегез хуш булсын,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Бу көнне бакчада тәрбияләнүчеләр рус һәм татар телләрендә яз һәм әлеге бәйрәмгә багышланган шигырьләр, җырлар башкарды. Алар бигрәк тә "Түбәтәй", "Кәрия-Зәкәрия" җырлы-биюле уенында яратып катнашты. Гомумән, ата-аналар тәрбиячеләрнең әлеге чара аша балаларда халкыбызның гореф-гадәт һәм йолалары белән кызыксыну уятуга зур игътибар бирүләренә куана гына.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.400
-
28 июнь 2022 - 13:38Бу җомгада редакциядән бүләк алучылар билгеле булачак Һәр әбүнәчебезнең газетага язылган өчен призлар оту* мөмкинлеге бар.3200
-
28 июнь 2022 - 12:31Питрәч районында су коену өчен җиһазландырылган урыннар юк Быелгы җәй безне эссе көннәр белән сөендермәсә дә, район сулыкларында ял итүче кешеләр еш кына күренә: халык кызына, балык тота, ә кайберләре су коена, бу бик куркыныч күңел ачу чарасы булып санала.5000
-
28 июнь 2022 - 11:05Питрәч районында сусыл азык әзерләү тулы куәткә бара «АгроЛак-К» безнең районның алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә терлек азыгын беренче булып әзерли башладылар һәм күпьеллык үләннәрдән сенаж салу планын беренче булып үтәделәр.6100
-
28 июнь 2022 - 09:32Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**126800
-
28 июнь 2022 - 09:25В районном Доме культуры Пестрецов прошел выпускной бал
-
28 июнь 2022 - 09:25В ДОЛ «Чайка» прошла учебная тренировка по эвакуации
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителәУл Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган146500
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.215100
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**324600
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итә Безнең белән калыгыз - трендта булыгыз!228100
-
2 июнь 2022 - 10:40Питрәчтә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү датасы билгеле булды Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.166500
-
17 июнь 2022 - 11:34Питрәчлеләргә «Әлбәден» хәрби уеннары» программасын тәкъдим итәбез Фестиваль 18-19 июньдә узачак.160800
-
8 май 2022 - 12:00Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле159400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика