Редакциядән музей фондына кадәр
Мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният бүлеге, авыл хуҗалыгы оешмалары, медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә газеталарны үзебез китерәбез. Питрәч туган якны өйрәнү музее да безгә кечкенә, ләкин бердәм состав белән ярдәм итә.
Биредә район газетасы бары тик яңалыклар чыганагы яки буш вакытта укырга мөмкинлек кенә түгел. Аны эш өчен дә актив кулланалар. Музей ихтыяҗлары өчен бер данә газета килеп тора, ләкин хезмәткәрләр шәхси язылуны да кулай күрәләр. Төпләмәләрне бергәләп формалаштыралар, ә аерым материалларны төрле темаларда кулланалар. Иң иске төпләмә 50 нче елларга карый, 75 нче, 80 нче, 90 нчы еллар башы чорлары да бар. Иң кадерлеләре арасында – Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл хәбәрчесе Иван Васильевич Ларин тарафыннан бүләк ителгән төпләмәләр. Алар китап рәвешендә пөхтә итеп тегелгән.
– Басма матбугат – туган якны өйрәнү өчен мөһим чыганак, – ди учреждение директоры Ләйсән Шәйхетдинова. – Газета битләрендә мәгарифкә кагылышлы мәкаләләр булса, без аларны аерым бер папкага җыябыз. Әгәр нинди дә булса атаклы кеше турында материал бар икән, шулай ук билгеле бер папкага салабыз. Мәдәният буенча язмалар – шулай ук аерым җыела. Әйтик, күптән түгел чыккан Петр Михайлович Гаврилов турындагы мәкаләне «Брест крепостен яклаучы турында» җыентыгына билгеләдек. Шулай ук ветераны быз Анна Лаврентьевна Ларина турында да мәкаләләр булды. Алар барысы да киләчәктә безнең төрле күргәзмәләр һәм чаралар өчен кулланылачак.
Әлбәтт, без музей хезмәткәрләренең үзләре турында да сөйлибез – казанышлары һәм алар үткәрә торган чаралар турында. Узган ел музей Татарстан Республикасы авыл җирлегендә иң яхшы музей дип танылган. Откан акчаларга бинада мебель һәм техника яңартылган.
Хәзер учреждение СВОда һәлак булганнар истәлегенә яңа экспозиция булдыру белән мәшгуль. Эш отылган грант кысаларында гамәлгә ашырыла. Күргәзмә төп залда урнашачак. Экспозициядә фотосурәтләр, документлар һәм шәхси әйберләр урын алачак. Кабул итеп алынган иң соңгы әйберләр арасында кул сәгате, шевроннар һәм погоннар. Күргәзмәне 2027 ел башында ачарга планлаштыралар. Бу юнәлештә газета материаллары да файдалы мәгълүмат чыганагы булып хезмәт итә.
Игътибар өчен
2027 елның 1 нче яртыеллыгына язылу кампаниясе бара.
Почта бүлекчәләре аша 6 айга язылу бәясе (өйгә китереп бирү белән):
- Физик затлар өчен – 1350 сум 12 тиен.
- Юридик затлар өчен – 1470 сум 24 тиен.
Альтернатив язылу ысулы (редакциядән):
- Бәясе – 6 айга 800 сум.
5 данәдән артык язылганда, газетаны редакция хезмәткәрләре турыдан-туры эш урынына китереп бирәчәк. Язылу турында (әгәр почтальоныгыз булмаса) тулырак мәгълүмат – 8 (843) 673-04-82 (яки 86) телефон номеры буенча.
Язылыгыз! Бергә булыйк!
Реклама 16+