Быел юлларга таш җәю өчен 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). 2017 елда Татарсан Республикасы торак пунктларының 373 урамында таш җәю өчен 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Соңгы өч елда республикада барлыгы 900 чамасы чакрымга сузылган 2 меңнән артык урамга таш түшәлгән. Бу максатларга инвестицияләр 4 млрд сум тәшкил иткән.
2018 елда республика торак пунктларының 470 урамында шул максатка 1 млрд сум бүлеп биреләчәк. 200 чакрымга сузылган юларда асфальтны ремонтлауга шул кадәр үк сумма бүленгән.

Элек, 21 декабрьдә Рөстәм Миңнеханов Татарстанда юл программасы гамәлгә ашыру турында Владимир Путинга белдергән иде.