Җәмгыять

24 сентябрьдә Питрәчтә «Туган Тел» телеканалы йолдызлары концерты узачак

Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә

24 сентябрьдә 18 сәгатьтә Питрәчтә наратлыкта Уфанет компаниясеннән «Туган Тел» телеканалы йолдызларының зур концерты узачак.

Авыл халкын татар, башкорт һәм рус эстрадасы артистлары катнашында матур бәйрәм кичәсе көтә.

18:00 сәгатьтә иҗади мәйданчыклар: балалар мәйданчыклары, фотозоналар, иҗади остаханәләр ачылачак. 18:30да бәйрәм концерты старт алачак.

Керү ирекле. Барлык теләүчеләр чакырыла.