Җәмгыять

Әлбәдән авылында яшәүче Анна Храмова 90 яшен билгеләп үтте

Аның турында авылдашы Александр Козлов очерк язган

Анна Храмова 1936 елның 4 октябрендә туган
Анна Храмова 1936 елның 4 октябрендә туган

Октябрьдә Әлбәдән авылында яшәүче Анна Храмовага (кыз фамилиясе Никулина) 90 яшь тулды. Аның турында авылдашы Александр Козлов очерк язган. Анна Ивановнаның әти-әнисе авылда беренчеләрдән булып колхозга керә. Гаиләдә бер-бер артлы ике кыз туа – Анна һәм Мария. Анна кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үсә. Бу – көченнән һәм яшеннән килгәнчә әнисенә ярдәм итү, кече сеңлесен карау.

Тормыш әкренләп җайга салынганда Бөек Ватан сугышы башланып китә.

Никулин Иван Прокофьевич, Анна белән Марияның әтисе, 1941 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм фронтка җибәрелә. 1942 елда гаилә кызылармеецның хәбәрсез югалуы турында хәбәр ала. Аның исеме мәңгелеккә Хәтер китабына кертелгән һәм мемориал һәйкәлдә урын алган. Әтиләрен югалту тойгысы бигрәк тә Җиңүдән соң, исән калган фронтовиклар кайта башлагач, сизелә башлый. Бу вакытта Аннага инде сигез яшь тулган була. Аннаның: «Безнең әти кайчан кайтачак соң?» – дигән соравына әнисе: «Әтиең сугышта һәлак булды һәм аны башка беркайчан да күрмәячәкбез», – дип җавап бирә.

Әтиләрен югалту ачысы кызларның күңелендә гомер буе саклана.

Бүген дә Анна Ивановна, моны күз яшьләре белән искә төшереп, сеңлесе белән «әти» сүзен әйтә алмыйча үскәннәрен әйтә. Шунысы куанычлы, инде икенче ел рәттән районда Җиңү көненә сугыш чоры балаларына азык-төлек пакетлары тапшыралар.

Анна Ивановна үзенең хезмәт эшчәнлеген бик иртә башлый – сигезенче сыйныфны тәмамлагач, колхозга сыер савучы булып урнаша. Аның хезмәт стажы 38 ел тәшкил итә. Ул мактаулы сыер савучы, грамоталар белән бүләкләнгән, аның фотосы күп еллар Мактау тактасында эленеп торган.

1958 елда ул шул ук колхозда комбайнчы булып эшләүче авылдашы Павел Храмовка кияүгә чыга. 1963 елда гаилә йорт сала башлый һәм ел ахырына анда күченә.

– Без Павел белән тату яшәдек, байлык артыннан кумадык, беркемнән дә көнләшмәдек һәм начарлык теләмәдек, булганына канәгать булдык һәм моны үз балаларыбызга да сеңдерергә тырыштык. Алар тыңлаучан, дисциплиналы, хезмәт сөючән булып үстеләр. Бүгенге көндә мин биш баланың яраткан әнисе, алты оныгымның яраткан әбисе, унөч оныкчыгымның яраткан карт әбисе. Аллага шөкер, балаларыма рәхмәтлемен, туган авылымда, үз йортымда яшәү мөмкинлегем бар.

Анна Храмованы туган көне белән котларга авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов килде
Анна Храмованы туган көне белән котларга авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов килде

Анна Ивановнаны туган көне белән котларга зур гаиләсе җыелды – барлыгы 38 кеше. Авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов аңа район башлыгы Рәис Әхтәм улы Сөләйманов исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткасы тапшырды.

Авылдашларым һәм шәхсән үз исемемнән Анна Ивановнага һәм аның зур гаиләсенә сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе телим. Сез исән чакта, без сезнең янда үзебезне балалар итеп хис итәбез.