Спорт

Питрәч районы көрәшчеләре Бөтенроссия ярышларында медальләр яулады

Балалар тренер Андрей Чиндин җитәкчелегендә чыгыш ясадылар.

Район көрәшчеләре

Менделеевскида билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Питрәч районы данын тренер Андрей Чиндин җитәкчелегендәге җыелма команда яклады. 

Спортчылар югары әзерлек күрсәттеләр. Елизавета Демидова (52 кг га кадәр авырлык категориясендә) алтын медаль яулады һәм Россиянең спорт мастеры нормативын үтәде. Илнур Хәбибуллин (100 кг га кадәр) шулай ук пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде, үз категориясендә ышанычлы җиңү яулады. Илүзә Җәләлова (76+ кг) ярышларның бронза призеры булды.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше