Закон кабул ителү Татарстанда мәҗбүри үтәттерү органнары эшчәнлеген популярлаштырырга мөмкинлек бирәчәк
Татарстанда «Атказанган суд приставы» мактаулы исеме гамәлгә кертелә. Дәүләт бүләкләре турында законга үзгәрешләр кертү турында закон проекты буенча ТР Дәүләт Советының 25нче утырышында парламентның җирле үзидарә һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин чыгыш ясады.
«Татарстан Республикасы буенча атказанган суд приставы» мактаулы исемен мәҗбүри үтәтү органнарының югары профессиональлеккә ия хезмәткәрләренә судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен оештырудагы һәм тәэмин итүдәге, суд актларын, шулай ук башка органнар һәм вазифаи затлар актларын мәҗбүри үтәтүдәге аерым казанышлары өчен бирергә тәкъдим ителә», – дип ачыклык кертте Альберт Хәбибуллин.
Закон кабул ителү Татарстанда мәҗбүри үтәттерү органнары эшчәнлеген популярлаштырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтелә.
Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.