Питрәч балалары ветеринарларда кунакта булдылар
Җәмгыять

Питрәч балалары ветеринарларда кунакта булдылар

Ветстанция табиблары балаларга үз эшләренең эчке дөньясын күрсәтергә тырыштылар.

Питрәч ветеринария хезмәтендә балалар өчен экскурсияләр үткәрәләр. Анда «Шатлык» социаль приютыннан балалар, шулай ук Питрәч беренче мәктәбенең 3 «Г» сыйныф укучылары булды. Балалар һәм яшүсмерләр өчен бу визит кына түгел, ә кече дусларыбызның гомерләрен саклап кала торган һөнәр дөньясына чуму булды. Ветстанция табиблары балаларга үз эшләренең эчке дөньясын күрсәтергә тырыштылар. Малайлар һәм кызлар операция бүлмәләрен кызыксынып карадылар, хирургия инструментларын күрделәр һәм хәтта электрокоагулятор – югары ешлыклы ток ярдәмендә хирургларга катлаулы операцияләр үткәрергә, кан китүне туктатырга ярдәм итүче прибор белән таныштылар.

«Шатлык» социаль приютыннан балалар
«Шатлык» социаль приютыннан балалар

Җаваплылык турында сөйләшү

Техник детальләрдән тыш, ветеринарлар иң мөһим мәсьәләгә – җаваплылык турында сөйләшүгә дә игътибар юнәлттеләр. Белгечләр балаларга йорт хайванының – уенчык түгел, ә кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ гаилә әгъзасы булуын аңлаттылар. Балалар актив рәвештә сораулар бирделәр, аларның һәркайсына җентекле һәм аңлаешлы җавап алдылар.

Ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе хезмәткәрләре балаларга азыктөлекне ничек тикшерүләрен күрсәттеләр. Белгечләр ит һәм сөтнең сыйфатын контрольдә тотуның ни өчен шулай мөһим булуын һәм заманча лаборатор тикшеренүләрнең һәр кешенең сәламәтлеге сагында торуын аңлаттылар.

Питрәч беренче мәктәбенең 3 «Г» сыйныф укучылары
Питрәч беренче мәктәбенең 3 «Г» сыйныф укучылары

Балаларның тәэсирләре

Экскурсиядән соң балалар тагын озак вакыт тәэсирләре белән уртаклаштылар: кемдер дүрт аяклы пациентларны искә төшерде, кемдер киләчәктә ак халат киеп, хайваннарны коткару турында уйланды. Педагоглар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар балаларга яңа белемнәр генә өстәми, ә бәлки янәшәдәгеләргә сакчыл карарга да өйрәтә.

Питрәч ветстанциясе хезмәткәрләре, үз чиратында, яшь кунакларга һәрвакыт шат булуларын белдерделәр: һөнәри юнәлеш бирү – ул һөнәр турында сөйләү генә түгел, балаларда җаваплылык һәм сизгерлек тәрбияләү мөмкинлеге дә. Алар мондый экскурсияләр яхшы традициягә әверелер, ә бүгенге мәктәп укучыларының кайсыдыр монда белгеч сыйфатында кайтыр, дип өметләнәләр.