Без үз геройларыбызны хәтерләргә тиеш
Бүген Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиевның тууына 101 ел тула. Аны якташлары онытмый.
Совет Армиясенең өлкән сержанты Галимҗан Камалиев Апакай авылында (хәзер Ленино-Кокушкино) туган, 1939 елда аны Кызыл армиягә алганнар. 1941 елның октябреннән ул Бөек Ватан сугышы фронтларында булп. 1943 елның сентябренә сержант Камалиев 46 нчы дала фронтының 31 нче укчы дивизиясе 248 нче укчы полкының расчет миномет ротасы белән җитәкчелек итә, Днепр өчен көрәшкән вакытта батырлык күрсәтә.
Билгеле булганча, 1943 елның 26-27 сентябрь төнендә Камалиев беренчеләрдән булып Сошиновка авылы янында Днепр аша кичеп чыга һәм аның көнбатыш ярында плацдармны яулап алу һәм саклап калу өчен көрәшләрдә актив катнаша. Ул сугышларда шәхсән үзе немец пулеметын һәм дошман пехотачылары төркемен юкка чыгара. Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен сержант Галимҗан Камалиев Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Сугыштан соң ул Ленино-Кокушкинога кайта, авыл советы рәисе, соңрак картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры булып эшли. Советлар Союзы Герое 1993 елның 13 июнендә вафат була һәм Ленино-Кокушкинода җирләнә.
Герой турындагы якты истәлекне аның балалары гына түгел, барлык якташлары да онытмый. Ленино-Кокушкино авылында төп урамнарның берсе Герой исеме белән аталды. Ул укыган мәктәптә дә, ул яшәгән йортта да мемориаль такталар урнаштырылган. Хәзер «Царево» торак комплексында төзелә торган мәктәп тә герой исемен горур рәвештә йөртәчәк, территориясендә шулай ук аның бюсты да урнаштырылачак.
Яшь буынга төп амәнәт шул, алар үз геройларын белеп кенә калмасын, алар турында истәлекләрне кадерләп сакласыннар иде. Бу җиңел түгел, әмма бик мөһим. Безнең бурыч - геройларның батырлыгын беркайчан да онытмау, чөнки алар без тыныч тормышта яшәсен өчен үз гомерләрен дә кызганмаган.. Безнең бурыч - геройларның батырлын турында һәм аларны беркайчан да онытмау, чөнки алар без тыныч тормышта яшәсен өчен үз гомерләрен дә кызганмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа