Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең газета-журналларыбыз кайда

Район үзәгендә һәм авылларда яшәүче һәр икенче кешедә менә шундый сорау туа. Күпчелегенең почта ящикларында газета һәм журналлар күрергә тырышулары уңышсыз төгәлләнә.

Бик күпләр әлеге борчулы проблеманы хәл итүгә өметләнеп, редациягә мөрәҗәгать итәләр: ничек инде сез, бернәрсә дә эшли алмыйсыз, диләр алар. Газетага яздыруын яздырасыз, реклама акцияләре игълан итәсез, мөмкин булган ысуллар белән җәлеп итәсез, ә газета һаман юк.

Менә мәсәлән, кичәге чылтыратуны гына алыйк. Даими укучыбыз Галина Бахматова әлеге проблеманың шул килеш кала бирүен хәбәр итте. Галина Леонидовна сүзләренә караганда, алар бик күп төрле газета-журналлар, шул исәптән район газетасын да яздырып алалар икән.

- Газетага язылабыз язылуын, әмма аларны даими алып бара алмыйбыз, - диде ул. - Газета-журналларны вакытында китерсеннәр өчен, ничек тә булса почта хезмәткәрләренә йогынты ясап булмыймы.

Әлбәттә, әлеге проблема кичә яки бүген генә килеп тумаган. Ул көннән-көн үсә генә барды, һәм зур, борчулы проблемага әверелде. Бүгенге көндә әлеге проблема почта хезмәткәрләрен дә, гомумән, барлык питрәчлеләрне борчуга салды.

Ни өчен почтаны адресатларына тарату кебек гап-гади эш, шулкадәр проблемага әверелде соң? Монда кем гаепле, моны кем рәткә салыр?

Монда почта хезмәткәрләрен генә гаепләү дөрес тә, урынлы да булмас, монда ике як та гаепле.

Шуңа күрә объектив булу өчен, без район почта бүлеге башлыгы Виталий Золинга мөрәҗәгать иттек.

- Бездә почта тарату почтальоннар авырып киткәндә генә проблемага әверелә, - ди Виталий Иванович. - Чөнки без төгәл бер участокка очраклы кешене куя алмыйбыз. Ә аларны алыштыручылар юк. Почтальоннар үз вазифаларын намус белән башкаралар. Әлбәттә, объектив сәбәпләр дә бар, - дип белдерде Виталий Золин. - Почтальоннарның эше беренче карашка гына җиңел кебек тоела. Әмма аларга нинди генә һава торышы булуга карамастан, көненә 12-16 километр ара үтәргә кирәк, район үзәгендә участоклар зур бит. Почтальоннарның күбесен хезмәт хакы канәгатьләндерми. Эшкә урнашалар да, бераз эшләгәннән соң китәләр, - ди Виталий Иванович. - Шуңа күрә кем ризалаша, шуның белән эшлибез.

Шулай ук ул урамнарда еш кына почтальоннарга этләр очравын, урамнарның яктыртылмавын, ә күпфатирлы йортларда почта ящиклары булмавын әйтеп узды.

Сүз уңаеннан, соңгысы турында күп тапкыр яздык инде, чөнки әлеге йортларда яшәүчеләр әлеге мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иттеләр. Шуңа күрә аларның күбесе газеталарга, шул исәптән безнең газетага язылмыйлар икән. Шулай ук барлык корреспонденция коридор тәрәзә төпләрендә яки идәндә ята.

Шулай ук ул барлык йортларда номерлар булмавын билгеләп үтте. Эзләп йөрү өчен бик күп вакыт китә.

Барысы да аңлашыла кебек. Барлык проблемалар билгеле. Ике якны да тыңладык. Әмма шунысы гына аңлаешсыз кала. Укучыларыбыз чәршәмбе, һичъюгында чәршәмбе кич белән газеталарын ала алырмы? Эш шунда, кайбер торак пунктларда (ачыкланганча) "Вперед"-"Алга" район газеталарын бик соңарып китерәләр икән. Менә шул сәбәп аркасында без үзебезнең даими укучыларыбызны югалтабыз да инде. Ни генә дисәң дә, һәр эшнең үз вакыты. Монда бүгенге эшне иртәгә калдыру бер дә урынлы түгел.

P.S. Бәлки укучыларыбыз әлеге хәлдән чыгу юлын күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X