Боегырга вакытлары юк

Шәле авылы китапханәсендә үзенчәлекле түгәрәк эшләп килә. Нәрсәсе белән үзенчәлекле дисезме? Бирегә йөрүчеләрнең күбесенең яше җитмеш биштән дә узган. "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүчеләр челтәр шәлләр, жилетлар, төрле төстәге матур оеклар, урындык җәймәләре бәйли. Моны акча эшләү өчен түгел, барыннан да элек, алар бирегә аралашу, яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге алу өчен...
Һәр сишәмбе һәм җомга көннәрендә йорт мәшәкатьләрен бер якка куеп, Шәле әбиләре авыл китапханәсенә ашыга. Әкрен генә авыл хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, алар крючок белән бәйләү серләренә төшенә. Гади бәйләү инәләре белән барысы да бәйли белә, ә крючокка әле өйрәнеп кенә киләләр. Узган ел ветераннар компьютер курсларын үтеп беткәннән соң, алар тагын нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк дигән фикергә киләләр. "Оста куллар" түгәрәге әнә шулай оеша. Киңәш сорап алар җирле ветераннар оешмасы рәисе Язилә апа Абдрәхимовага мөрәҗәгать итә. Аның ярдәме белән инде узган елның декабрь аенда ук алар эшкә тотына. Аларны өйрәтергә пенсионер Зоя апа Мөхәммәтҗанова алына. Ул балачактан бәйләү остасы. Оеклар, бәлүнкәләр генә бәйләп калмый, шәл, свитер, күлмәк кебек зур әйберләрне дә оста итеп бәйли. Аның сүзләренә караганда, Шәледә һәрбер хатын-кыз бәйләүгә оста икән:
- Мин аларга бәйләп күрсәтәм генә, алар шунда ук отып алалар, - ди.
Шуңадыр да бер ай эчендә түгәрәк әгъзалары инде күп нәрсәгә өйрәнә. 43 ел буе Шәле авылы хастаханәсендә балалар табибы булып эшләгән Роза апа Хәмзина крючок белән бәйләргә өйрәнеп кенә калмаган, үзенә жилет бәйләп кигән. Хәзер инде урындык җәймәләре бәйләргә өйрәнә. Тик Роза апа бирегә бәйләргә өйрәнергә генә килми. Ул үзе генә яши, биредә ахирәтләре белән очрашу, бергәләп чәй эчү аның тормышына ямь өсти.
- Мин үзем генә яшим, ә биредә күңелле, рәхәт. Без аралашабыз, вакытны файдалы да, күңелле дә итеп үткәрәбез.
Шунысы да игътибарга лаек, түгәрәккә өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә теләп йөри. Илсөя Сәйфетдиновага әле кырык кына яшь булса да, олылар белән бергә бәйләү серләренә төшенә. Ул да крючок белән бик матур жилет бәйләгән. Без биредә түгәрәккә йөрүчеләрнең кул эшләренең ниндиләрен генә күрмәдек! Тиздән алар челтәр шәлләр бәйләргә өйрәнергә җыена. Укытусчылары Зоя ханым аларны бик теләп өйрәтәчәк. Үрнәк өчен ул үзе бәйләгән шәлләрне алып килгән. Ул бәйләгән шәлләр иң көйсез ханымнарның да күңеленә ятарлык.
Әбиләр кыш буе, җирле хуҗалыкта эшләр башланганчы, бирегә йөрергә җыена. Ә киләсе кышка алар тегү түгәрәге оештырырга уйлый. Шулай булачагына шик тә юк. Шәле әбиләре эштән тәм, ямь табып яшәүчеләрдән алар!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 август 2022 - 07:44Питрәч районы тарихчыларының китабы тәкъдим ителде Очрашу Питрәч районы җитәкчеләре һәм мәдәният бүлеге тәкъдиме белән оештырылды.3200
-
17 август 2022 - 14:18Августта питрәчлеләрне өстәмә ял көне көтә Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте искәртте.21800
-
17 август 2022 - 13:33Питрәчтә пенсионерлар өчен бию буенча мастер-класслар оештырыла Хореограф Илнур Хәлимов җитәкчелегендә барлык теләүчеләр дә полонез (бию-йөреш), немец вальсы һәм кадриль биергә өйрәнделәр.21700
-
17 август 2022 - 12:59Питрәч районында «Яшь гвардия» палаткалы лагере эшли Анда балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр, ату, кул сугышы һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр.22900
-
17 август 2022 - 11:31Питрәчтә «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе узачак «Җиңү диктанты» - тарихи истәлекләргә кагылырга, үз көчеңне сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган чараларның берсе.24800
-
16 август 2022 - 12:50Питрәч районы яңалыклары
-
5 август 2022 - 17:17Питрәч районы яңалыклары
-
18 август 2022 - 07:44Питрәч районы тарихчыларының китабы тәкъдим ителде Очрашу Питрәч районы җитәкчеләре һәм мәдәният бүлеге тәкъдиме белән оештырылды.3200
-
17 август 2022 - 14:18Августта питрәчлеләрне өстәмә ял көне көтә Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте искәртте.21800
-
17 август 2022 - 13:33Питрәчтә пенсионерлар өчен бию буенча мастер-класслар оештырыла Хореограф Илнур Хәлимов җитәкчелегендә барлык теләүчеләр дә полонез (бию-йөреш), немец вальсы һәм кадриль биергә өйрәнделәр.21700
-
17 август 2022 - 12:59Питрәч районында «Яшь гвардия» палаткалы лагере эшли Анда балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр, ату, кул сугышы һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр.22900
-
17 август 2022 - 11:31Питрәчтә «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе узачак «Җиңү диктанты» - тарихи истәлекләргә кагылырга, үз көчеңне сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган чараларның берсе.24800
-
18 август 2022 - 09:30Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдәХөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.276500
-
13 июль 2022 - 10:38В комплекс "Эль Сити" требуются повар, кассир, пекарь мучник, дворник, изготовитель полуфабрикатов16400
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.231000
-
18 август 2022 - 09:30Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдә Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.276500
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**251900
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган234900
-
29 июль 2022 - 11:14Роспотребнадзор: Әлегә ковид-чикләүләр кертү өчен нигез юк Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз артуы күзәтелә, әмма яңа чикләүләр кертү таләп ителми.201800
-
28 июль 2022 - 08:25Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.201500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика