Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел Колай авылы 470 еллыгын билгеләп үтә

Шул уңайдан анда «Спасское Кулаево» бәйрәме яки “Авыл көне” уздырдылар

Көн кызу булганга күрә, эчемлекләр күп иде, аеруча файдалы үләннәрдән ясалган чәйне һәркем яратып эчте. Чәй өчен төрле тәм-томнар: конфетлар, прәннекләр бар иде. Теләүчеләр җәядән атып, мастер-классларда катнаштылар.

Чараны шушы авылда яшәүче Виктор Сергеев ачты, ул бөтен гомерен яраткан эшенә багышлаган, ул мәктәптә физкультура укыткан. Виктор Андреевич туган авылы турында үзе иҗат иткән җырларын башкарды. Авылдашларына җирле Спас чиркәвенең протоиерее Александр Карпухин мөрәҗәгать итте. Александр Петрович чыгыш ясап кына калмады, ә чишмә турында җырлар да җырлады.

Татарстан десантчылары берлеге рәисе Юрий Суворов һәм безнең райондагы совет офицерлары берлеге рәисе Николай Соловьевның котлавы дулкынландыргыч булды. Офицерлар махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнашкан иң актив волонтерларны бүләкләделәр.

Бәйрәм уңышлы үтте, моны авыл кешеләренең шатлыклы йөзләреннән аңлавы кыен түгел иде.
 

Википедиядән
Колай  Явыз Иван гаскәрләре Казанны алганнан соң 1552 елда барлыкка килгән һәм анда беренче булып  татар кешесе Колый  килеп урнашкан. Авыл белән 17 гасыр татар шагыйре Мәүлә Колый бәйле дигән версия бар. Питрәч авылыннан алты километр көньяк-көнбатышта һәм Казан үзәгеннән утыз километр көньяк-көнчыгышта урнашкан.


Дильфуза Матчанова

– Мин җирле фермада сыер савучы булып эшләдем, хәзер декрет ялында, бала белән өйдә утырам. Безнең Колайда бәйрәмнәр үткәрә беләләр, һәм халык та бик актив. Менә бүген дә күпме кеше җыелган!  Без барыбыз да тату яшибез һәм эшлибез, ә балалар мәктәптә укыйлар. Мин авыл халкын  үземнең туган телемдә – үзбәк телендә бәйрәм белән котладым һәм үзбәк биюен башкардым.


Матвей Корнеев

– Мин дүртенче сыйныфка күчтем, "Авыл көне"ндә Россия флагын тотып бардым. Биергә яратам, бездә «Родничок» ансамбле бар, мин аның әгъзасы, бүген дә чыгыш ясаячакбыз. 


Екатерина Захарова

– 1989 елдан бирле Колайда яшим, монда  гаиләм белән Әгерҗе районыннан күчеп килдек. Бездә халык тырыш, моннан күп кенә танылган кешеләр чыккан. Колайлылар ты рышып эшли генә түгел, чын күңелдән ял  да итә беләләр. Бездә талантлы җырчы һәм биючеләр бик күп, без аларга  карап сокланабыз, алар белән горурланабыз!

Бүген көндә кояшлы, матур булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса