Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чытыда Халыкара Туган тел көненә багышланган кичә үтте

Чарада укытучылар һәм җирле ансамбльгә йөрүчеләр катнашты.

Чыты авылы китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, «Җырдай моңлы татар теле" дип исемләнгән кичә үтте. Китапханәгә кунакка җирле мәктәпнең филолог укытучылары Ләлә Фәйзрахманова һәм Чулпан Батталова чакырулы иде. Кичәне "Сөмбелә" ансамбленә йөрүчеләр башкаруында "Туган телем" җыры белән ачтылар, командаларга бүленеп татар теленә багышланган викторина үткәрделәр, бергәләп сорауларга җаваплар эзләделәр, туган телебезнең асыл сыйфатларын барладылар.
Әлбәттә инде очрашуда катнашучылар әлеге кичәне халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Туган телдә сөйләшәбез