Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Даими контроль һәм хисап тоту - профилактиканың иң яхшы ысулы

Коррупция - хәзерге заманның иң кискен һәм глобаль проблемаларының берсе, ул даими контроль һәм профилактика таләп итә. Район хакимиятендә коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта коррупцион җинаятьләр, хезмәт күрсәтүләр, эшләр, товарлар сатып алу өлкәсендә контракт системасы, муниципаль милектәге мөлкәтне куллануны һәм файдалануны контрольдә тоту, муниципаль хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, милке турында мәгълүмат бирү, коррупциягә каршы программаның үтәлеше һәм башкалар турындагы мәсьәләләр каралды.
- 2019 елның яртыеллыгында коррупциягә каршы тору механизмының хокукый һәм оештыру ысулларын камилләштерү өчен 38 норматив-хокукый акт кабул ителде. Барлыгы 238 хокукый һәм коррупциягә каршы юнәлештәге чара, шул исәптән 4 уку семинары үткәрелгән. Законнардагы барлык үзгәрешләр муниципаль хезмәткәрләргә вакытында җиткерелә. Мәктәп директорлары, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәсендә муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре арасында да эшләр алып барылды, - дип сөйләде район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Валентина Урысова.
Шулай ук ул мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә 304 чара оештырылуын, сыйныфтан тыш профилактик дәресләр – тематик рәсемнәр, балалар иншалары, плакатлар конкурслары үткәрелүен билгеләп үтте. Мәгариф бүлеге тарафыннан 209 чара, мәдәният бүлеге һәм китапханә системасы тарафыннан 92 чара, ә яшьләр үзәге тарафыннан 3 чара үткәрелгән.
Барлык учреждениеләрдә коррупциягә каршы сәясәт буенча ышаныч телефоннары белән стендлар бар.
Быел беренче яртыеллыкта районда коррупцион җинаятьләр теркәлмәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса