Быелның гыйнварында Эдуард Дияров Татарстанның Питрәч районы башлыгы вазифасыннан китте.
Питрәч районының элеккеге башлыгы Эдуард Дияров Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.
Быелның гыйнварында Эдуард Дияров Татарстанның Питрәч районы башлыгы вазифасыннан китте. Ул әлеге вазифаны 2013 елның сентябреннән биләде.
- Эдуард Дияров 1974 елда Казанда туган. 1996 елда – Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен, 2013 елда Казан федераль университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын Арча районының Киров исемендәге күмәк хуҗалыгында башлаган. 1996-2001 елларда Арча районының «Игенче» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында инженер булып эшләгән, 2001 елда әлеге кооперативның җитәкчесе итеп билгеләнгән.
2006-2008 елларда - Питрәч районының «Марс агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе. 2013 елның маенда Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетын җитәкләгән, шул ук елның сентябрендә район башлыгы булып эшли башлаган. Өйләнгән, ике баласы бар.