Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Электрон хезмәт кенәгәсенең өстенлеге нидә?

Күпләр электрон хезмәт кенәгәсе гамәлгә керүе турында ишетеп белә инде.

Район оешмалары бухгалтерлары һәм кадрлар бүлеге хезмәткәрләренең укыту семинарында аның уңай яклары турында фикер алыштылар. Аны пенсия фонды бүлегендә 2020 елда закондагы яңалыклар белән бәйле рәвештә үткәрделәр.

Эшкә урнашканда иң мөһим документларның берсе - хезмәт кенәгәсе. Әгәр аны югалтсаң, яңасын сатып алуга акча тотарга туры киләчәк. Ул кыйммәт түгел, шуңа күрә монда проблемалар булмаячак.Тик менә үз стажыңны раслау күпкә катлаулырак, кайвакыт мәгълүматны бөртекләп җыярга да туры килә.
Хәзер эшләүче һәр питрәчле үзенең хезмәт кенәгәсен электрон документ форматына күчерә ала. Аның өстенлекләре шунда: кешеләргә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны бик тиз һәм җайлы алу мөмкинлеге, ялгыш, төгәл булмаган яки хаталы мәгълүматларны киметү. Иң уңайлысы – дистанцион рәвештә эшкә урнашу, шулай ук электрон мәгълүматларны берәр нинди дәүләт хезмәтләре алуда файдалану.
Бу документта, кәгазь аналогтагы кебек үк, һөнәр турында барлык мәгълүматлар да теркәләчәк: вазыйфа, белгечлек һәм квалификация күрсәтеләчәк. Шулай ук хезмәт килешүен туктату нигезен күрсәтеп эштән китү турында да мәгълүматлар кертелә. Алга таба башка эшкә урнашканда электрон хезмәт кенәгәсенә хокук саклана. Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат турыдан-туры Россия Пенсия фондына килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса