Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әгәр сатып алган йортыгыз, башка кеше милке булып чыкса, нишләргә?

2020 елның 1 гыйнварыннан намуссыз сатучы аркасында сатып алган торагын югалткан өчен намуслы сатып алучыларга акчалата компенсация түләү кагыйдәләре гамәлгә керде. Бу турыда тулырак мәгълүмат безнең язмада.

Тормышта кешеләрнең тораклары барлык кагыйдәләр буенча сатып алынмаган очраклар да булырга мөмкин. Тик соңыннан йорт яки фатирның законлы милекчесе булуы ачыклана, ул килешү турында берни дә белми. Билгеле, хуҗа торакны кире кайтаруны таләп итә. Закон буенча, торак милекчесе үз милкен законсыз хуҗасыннан тартып алырга хокуклы, шуның белән, намуслы сатып алучыга урамда калу куркынычы яный.
Яңа кагыйдәләр ярдәмендә тораксыз калган сатып алучы хәзер дәүләт хисабына компенсация таләп итә ала. Бу суд карары нигезендә, мошенниктан зыян күрүче файдасына түләттерелгән сумма, үзенә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында сумма өлешчә генә түләнгән яки башкаручы суд карары турында белгән көннән алты ай эчендә бөтенләй башкарылмаган очракта мөмкин.
Шулай ук яңа кагыйдәләр белән компенсацияләр суммасы билгеләнмәгән. Акчалата түләүләр күләме сатудан реаль зыян булган сумма нигезендә яки торак бинаның кадастр бәясе күләмендә суд тарафыннан хәл ителәчәк.
- Шунысы игътибарга лаек, бу закон кире көчкә ия. Мәсәлән, торак сатып алучыдан дәүләт милкенә тартып алынган очракта. Шулай итеп, гражданнар яңа кагыйдәләр үз көченә кергән көннән өч ел эчендә компенсация түләү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итә алалар, - дип сөйләде ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина.
Дәүләт тарафыннан компенсация түләгәндә, хакимият органнары шулай ук киләчәктә намуссыз сатучыга китерелгән зыянны каплау өчен дәгъва белдерү хокукын алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса