Быел кыш кар күп яуды, әлбәттә, моңа уңай карарга кирәк, гадәттә кар күп булган елны, ашлык уңачак, дияләр.
Әмма язгы ташуларны җиңеп чыгып, җәйгә кадәр яшисе бар бит әле. Ә карның күп булуы хәлне катлауландырырга мөмкин. Быел Казан, Лаеш, Алексеевск, Аксубай һәм безнең Питрәч районы зур игътибар зонасына керә. Татарстан буенча кар катламы биеклеге уртача 47 сантиметр булганда, бу нормадан14 сантиметрга югары, бу районнарда ул 23 сантиметр, ягъни нормадан бер ярым тапкырга артыграк һәм 70 сантиметрга җиткән. Бу турыда Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы март ахырында хәбәр итте.
Быел язның беренче ае безне җылы көннәре белән сөендерергә ашыкмады һәм март кышкы ай кебек үтте, кар һәм елгаларда боз эрүенә барлык хезмәтләр алдан ук әзерләнде. Бу көннәрдә әлеге хәл даими контрольдә тора. Елга ярлары һәм Мишәдә, аеруча да су басу куркынычы зоналарында су торышына мониторинг алып барыла.
Бары тик берничә авылда - Күн авыл җирлегендә Әлбәден авылында, Янсуар авыл җирлегендә Раевкада, Питрәчнең һәм Кибәчнең берничә урамында яшәүчеләр су басудан зыян күрергә мөмкин.
Хәзерге вакытка хәл тотрыклы, язгы ташу прогноз буенча бара. Әлегә төннәрен салкын, көндез дә бик үк җылы түгел, шуңа күрә мондый һава шартларында кар бик тиз эремәячәк. Әмма бу, борчылырга урын юк, дигән сүз түгел. Шуңа күрә барлык хезмәт белгечләре барысына да әзер булып торырга тиеш.
- Бездә әле кыш, көннәр акрынлап кына җылыта, шуңа күрә су да аз, - дип билгеләп үтте Янсуар авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов. - Раевка авылында быел кышка бары тик ике генә кеше яшәргә калды, гадәттә алрның йортларын су басмый, ә су басу куркынычы булган йорт хуҗалары бераз соңрак кайтырга җыена. Әлбәттә, барлык саклык чаралары күрелгән, халык белән даими элемтәдә торабыз, - диде ул.
Күн авыл җирлегендә дә әлеге хәлне күз уңында тоталар.
- Әлегә су күп түгел, шулай да барысын да контрольдә тотабыз, Әлбәденгә көн саен барам, андагы торышны күзәтәм, кырларда кар көннән-көн кими бара. Авылда күпчелек йортлар шәһәр кешеләренеке, алар май аенда, карлар эреп беткәч кайта, шуңа күрә алар куркыныч вакытка эләкмиләр, - диде Күн авыл җирлеге башлыгы Рифкать Баһауов.
Шулай ук Кибәчтә дә ел саен су басуга дучар булган йортлар бар.
- Бездә ике урамда: Пролетарская һәм Куйбышев урамнарында су басу куркынычы бар, анда 39 кеше яши, - диде Кибәч авыл җирлеге башлыгы Рәмис Рәимов. - Авыл халкы моңа аңлап карый һәм алдан ук әзерлек эшләре күрәләр, - диде ул.
Көннәр җылынуга алар өчен зур эшләр башлана, алар йортларын язгы судан саклый башлый. Үз вакытында күрелгән чаралар йорт хуҗаларына милекләрен зыян килүдән саклап калырга ярдәм итә. Участокларда су җыелмасын өчен, карны вакытында түгәргә, канаулар казырга кирәк. Эш планын алдан ук әзерләп, уйлап куярга кирәк, бу килеп туган хәлдә тиз арада эш итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Район гадәттән тыш хәлләр бүлеге дә табигать көйсезлекләре һәм үзгәрешләренә каршы торырга әзер дер дип өметләнәбез. Кар эрү белән бәйле хәл турындагы тема атна саен район башлыгы киңәшмәсендә дә күтәрелә.