Чәршәмбе, 11 мартта, 9-17 сәгатьтә, хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны эшли башлаячак. Телефон номеры: 8(843)236-00-71.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр, питрәчлеләргә бәхәсле мәсьәләләрне, хокукларны һәм яклау ысулларын аңлатачаклар.