Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Көн саен мин 15 километрга якын юл үтәм”

Ел саен июль аеның икенче якшәмбесендә илебездә Россия почтасы көне билгеләп үтелә. Безнең районда халыкка кырык хат ташучы хезмәт күрсәтә. Хат ташучылар бәйрәмен яхшы күрсәткечләргә ия Вера Ящук, Раиса Сучкова, Людмила Савина (Питрәч), Лариса Муллина (Кибәч), Рәмзилә Зәйнуллина, Гөлфия Шәмсиева (Шәле), Лидия Малова (Керәшен Сәрдәсе), машина йөртүчеләр Михаил Михайлов, Николай Кузин һәм Владимир Лукин билгеләп үтә.

Лариса Муллина Кибәч авылында хат ташучы булып эшли. Керәшен Сәрдәсендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Казанга китә.
- Бер яктан, туган авылым Кибәчтән дә китәсе килмәде, икенче яктан, дусларымнан калышырга теләмәдем,- ди Лариса Николаевна. - Шәһәрдә сәүдә училищесын тәмамладым, кибеттә сатучы булып эшләдем. Ләкин, ике елдан соң, 1984 елда туган авылыма кайттым. Әти вафат булганнан соң, әнинең берүзен калдырасы килмәде.
Миңа бәхет елмайды дисәк тә була, эшне озак эзләмәдем. Миңа җирле почта бүлекчәсен җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Без почтада Елена Дмитриевна (соңрак ул минем каенанам булды) белән икәү эшләдек. Әлбәттә, ул вакытта газета-журналлар, хатлар бик күп иде, ләкин без һәрвакытта бөтен почтаны вакытында таратырга өлгерә идек. Күп кешеләр бүгенге көндә дә күп укыйлар, матбугатны алдыралар, шулай да азрак. Авылда да кешеләр саны кимеде. Хәзер мин үзем генә эшлим, иртәдән почтаны тәртипкә китерәм, аннары газета-журналлар таратырга чыгып китәм. Авылны дүрт сәгатьтә әйләнәм, юл 15 чакрымга җыела. Авылдашларым газета-журналларны һәрвакыт көтеп торалар, шуңа күрә кышкы салкында да, җәйге эсседә дә йөрергә туры килә. Бигрәк тә район газетасын, «Ватаным Татарстан», «Акчарлак» һәм башкаларны укырга яраталар. Нәтиҗәдә, ике йөзгә якын нөсхә җыела, безнең авыл өчен бу аз түгел дип уйлыйм.
Укырга яратучы һәм өч нөсхәдән артык алдыручы гаиләләрне билгеләп үтәсем килә. Алар Валентина Скворцова, Булат Матюшкин, Александр Дормидонтов, Владимир Токранов, Михаил Апаров гаиләләре һәм башкалар.
Бу җиңел булмаган хезмәттә хат ташучы Лариса Муллинага балалары да ярдәм иткән. Алар алдынгы механизатор булган ире Михаил белән бергә өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалар арасында иң кечкенәсе Елена күптән түгел мәктәпне уңышлы тәмамлаган. Муллиннар гаиләсе үз көчләре белән зур заманча йорт төзегәннәр һәм тиздән өй туен билгеләп үтәчәкләр.
Бакчалары, хуҗалыклары да зур, алар сыерлар, дуңгызлар, тавыклар асрыйлар. Хезмәт сөючән гаилә эшне бергә эшләгәндә һәр эш җиңел бирелә. Буш вакыты аз булуга карамастан, Лариса Николаевна яраткан шөгыльләренә дә вакыт таба – бәйли, чигә.
- Аның кулыннан бөтен эш килә, - ди авылдашы Ольга Павлова аның турында, - почтаны да вакытында тарата, өйдәге эшләрен дә эшләргә өлгерә. Без, әбүнәчеләр, аңа бары тик рәхмәтебезне генә белдерәбез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса