Җәмгыять

Күн авылыннан Баһауовларны Татарстанның иң яхшы гаиләләренең берсе дип билгеләделәр

Гаилә башлыгы үзенең озак һәм бәхетле никахының серен үзара ихтирам һәм ярдәмнән күрә.

 Казанда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәшенең кабул итү тантанасында
 Казанда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәшенең кабул итү тантанасында

Күн авылыннан Рифгать һәм Дилия Баһауовлар Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәшенең кабул итү тантанасында хөрмәтле кунак булдылар. Питрәчлеләрне республиканың үрнәк парларының берсе буларак хөрмәтләделәр.

1988 елда Рифгать Галимҗан улы “Алга” район газетасыннан Дилия исемле яшь сыер савучы кыз турында язма укыган. Ул кызны ошаткан һәм аның белән танышырга булган. Бер елдан алар өйләнешәләр. Ир белән хатын ике ул үстерәләр, алар инде үз гаиләләрен корган. Баһауовларның оныгы үсә.

Фото гаилә архивыннан
Фото гаилә архивыннан

Рифгать Галимҗан улы инде 14 ел Күн авыл җирлеген җитәкли. Дилия Илдус кызы мәктәптә пешекче булып эшли. Улы Рөстәм – янгын сүндерү частендә, Рамил ЮХИДИда хезмәт итә. Гаилә башлыгы үзенең озак һәм бәхетле никахының серен үзара ихтирам һәм ярдәмнән күрә.

– Шатлыкларны да, кайгыларны да бергә узарга, һәрвакыт бер-береңнең фикеренә колак салырга һәм ярдәм итәргә кирәк. Бердәм булмасаң тормышны алып бару да кыен булыр иде, – диде Рифгать Галимҗанович.

Фото гаилә архивыннан
Фото гаилә архивыннан

Баһауовлар мондый әһәмиятле чарага чакырулары өчен республика җитәкчелегенә ихлас рәхмәт белдерделәр.

– Без халык өчен эшлибез, хезмәтебезне күрүләре сөендерә, – диде ирле-хатынлы Баһауовлар.