Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

    ШӘЛЕ МӘКТӘБЕ УКУЧЫСЫ ГӨЛИНӘ ӘХМӘТГАЛИЕВА Каюм Насыйри исемендәге XIV Халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе лауреаты булган. Ул "Педагог Я.Х.Абдрәхимованың фәнни-тикшеренү эшләре" дигән темага чыгыш ясаган. Гөлинәгә лауреат дипломы, аның җитәкчесе Гөлназ Хәмзинага халыкара конференциядә катнашучы сертификаты тапшырылган.

    ПИТРӘЧ 2 НЧЕ МӘКТӘБЕНЕҢ "Тамчы" театр коллективы берьюлы ике номинациядә беренче һәм икенче дәрәҗә лауреат булган. Алар шушы көннәрдә Яр Чаллыда үткән "Сәхнә көзгесе" төбәкара театр бәйгесендә катнашкан.

    РАЙОН ҮЗӘГЕНЕҢ БАЛАЛАР СӘНГАТЬ МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ берьюлы өч вокаль конкурста ( "Сандугач-Соловей", "Уңышка юл" һәм "Виват! Казан!") җиңү яулаган. Лия Шәйдуллина 1 һәм 2 нче дәрәҗә дипломант һәм 2, 3 нче дәрәҗә лауреат булган. Аделина Минһаҗева - 2 дәрәҗә дипломант һәм 3 нче дәрәҗә лауреат, Ксения Коровина - 1 һәм 3 нче дәрәҗә дипломант, Җәмилә Әсәдуллина ике конкурста 1 нче дәрәҗә лауреат, Рузанна Газизҗанова 1 һәм 2 нче дәрәҗә лауреат, Нурзилә Гобәйдуллина - ике конкурста 2 нче дәрәҗә дипломант. Барысы да Анжелика Горностаева укучылары. Шулай ук калган укучылар да уңышлы чыгыш ясаган. Икенче дәрәҗә лауреатлар: Анастасия Пронина (Л.Межва), Милена Витоль һәм Гаяз Әхмәтшин (Р.Гыйләҗев). Регина Витоль (Р.Гыйләҗев) беренче дәрәҗә, Элина Казакова (Р.Гыйләҗев) икенче дәрәҗә дипломант. Риналь Шакирьянов (Р.Гыйләҗев) өченче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: