Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Г.ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ФИЛАРМОНИЯСЕНДӘ ТР иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында Ләйсән Сәгыйрова (клуб системасы) да бар, ул "Перспектива" номинациясендә билгеләп үтелде.

"БАТЫР" МӘДӘНИ-СПОРТ КОМПЛЕКСЫ КОЛЛЕКТИВЫ ТР Мәдәният министрлыгы гранты отты. Аның средстволарына Питрәч әфганчылары: Илдар Мәрхәбин, Геннадий Саликеев, Николай Кирюшин, Евгений Перчков турында документаль фильм төшереләчәк.

ПИТРӘЧ РАЙОНЫ ЯНГЫН КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ ХЕЗМӘТЕ янгыннарның артуын хәбәр итә. Агымдагы елда 51 янгын теркәлгән, узган ел 40 янгын булган. Шул уңайдан питрәчлеләргә көнкүрештә һәм эш урыннарында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәклеген исләренә төшерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса