Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

РАЙОННЫҢ БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЫ УКУЧЫЛАРЫНА Бердәм мәдәният дәресләрендә "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"н тапшырдылар. Кечкенә питрәчлеләр көндәлекне тутыру һәм алып бару кагыйдәләре белән танышты. Уку елы дәвамында балалар мәдәни урыннарга барачак һәм бу турыда мәдәни көндәлеккә теркәп барачак. "РАЙОННЫҢ БАРЛЫК БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕНӘ гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системасы урнаштырылды....

РАЙОННЫҢ БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЫ УКУЧЫЛАРЫНА Бердәм мәдәният дәресләрендә "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"н тапшырдылар. Кечкенә питрәчлеләр көндәлекне тутыру һәм алып бару кагыйдәләре белән танышты. Уку елы дәвамында балалар мәдәни урыннарга барачак һәм бу турыда мәдәни көндәлеккә теркәп барачак.

"РАЙОННЫҢ БАРЛЫК БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕНӘ гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системасы урнаштырылды. Проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы буенча республика бюджеты средстволары хисабына тормышка ашырыла. Янгын сигнализацияләре мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында элек тә бар иде, ә хәзер шунда ук яңа заманча автомат система урнаштырдылар. Ул эшли башлауга сигнал кичекмәстән радиоканал буенча "01"гә килә. Әлегә сигнал Питрәч белем бирү учреждениеләреннән Балык Бистәсе районы диспетчерына җибәрелә, чөнки безнең районның янгын сагында тест үтү системасы бара. Киләчәктә аны Питрәч кизү тору частена күчерәчәкләр.

БАЛАЛАР, ЯШҮСМЕРЛӘР КОМПЛЕКСЛЫ СПОРТ МӘКТӘБЕНДӘ ир-атлар командасы арасында мини-футбол буенча ачык турнир үтте. Төп призны Казанның "Зилант" командасы отты, 2 нче урында - Иске Шигалидән "Star" командасы, 3 нче урында - Татар Тау Иле командасы. Тиздән мини-футбол буенча район беренчелеге башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса