Җәмгыять

Ленино-Кокушкино авылы халкы зиратны төзекләндерә

Питрәч авылларында битараф булмаган һәм эш сөючән халык яши.

Шуңа күрә, биредә күп кенә проблемалар уртак тырышлык белән хәл ителә. Шулай, авыл халкы оешкан төстә зиратларны тәртипкә китерергә күнеккән.
Ленино-Кокушкино авылындагы мөселман зираты елдан-ел үзгәрә. Бу җирле "Шәһри Рамазан" мәчете имамы Галимҗан хәзрәт Закиров инициативасы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Зиратны чистарту эшләре берничә ел элек башланды. Ул чагында мондый өмәләргә биш-алты кеше җыела торган иде. Хәзер исә актив катнашучыларның саны күпкә артты. Соңгысында алар инде 50 кеше иде. Туганнары каберләрен тәртипкә китерер өчен шәһәрләрдән дә кайталар.
Җирле хуҗалык җитәкчеләре берничә техника - кран, трактор белән ярдәм итте. Төп бурыч - иске агачларны кисеп, читкә чыгару иде. Быел язын аларны инде кистеләр һәм 20дән артыгын чыгарып түктеләр. Авыл халкы тырышлыгы ярдәмендә, каберләр арасында карт агачлар аз калды, аларны да кисеп, территорияне чистартып бетерергә кирәк булачак. Әмма эшләрнең зур өлеше инде башкарылды. Зиратны тәртипкә китерү әле моның белән генә чикләнми. Хәзрәт җитәкчелегендә чистарту эшләре язын гына түгел, көзен дә үткәрелә. Җир туңмасын өчен, аңа сезонында салам җәяләр, чүп-чардан арындыралар.
- Зиратны киңәйтергә кирәк булачак, - ди Галимҗан хәзрәт Закиров. - Димәк, моның өчен территорияне дә чистартырга, андагы карт агачларны, чүп-чарларны читкә чыгарырга кирәк. Периметр буенча ак наратлар утыртырга теләр идек. Мәчеткә йөрүче кешеләр алдагы төзекләндерү эшләрен дә хуплар, дип ышанам.