Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп укучыларын йөзәргә өйрәтә башладылар

Питрәчнең “Сула” бассейны “Йөзү буенча гомуми укыту” республика программасына кушылды. Хәзер башлангыч сыйныф укучылары физкультура дәресләренә бассейнга йөриячәк.

Район бассейны быел август аенда ачылды. Сентябрь аеннан биредә спорт мәктәбеннән бушлай дәресләр башланды, 4 төркем тупланды, алар составында 60тан артык бала –аларның бер өлеше балалар ваннасына, икенчесе инде олылар бассейнына йөри. Бушлай төркемгә эләгә алмаган балаларның әти-әниләре түләүле тренерга языла ала.
Октябрь аеннан шулай ук аквааэробика ачылды – бу дәресләр өлкәннәр өчен үткәрелә, олы кызлар өчен дә төркемнәр дә бар. Хәзерге вакытта булачак әниләр төркемен туплау бара.
- Узган атнадан без “Йөзү буенча гомуми укыту” республика программасына кушылдык, - ди бассейн директоры Виктор Курмышев. – Хәзер айга ике тапкыр ике сәгать буе башлангыч сыйныфларның физкультура дәресләре суда үтәчәк. Төп файда – балалар организмын савыктыру һәм, әлбәттә, аларны яхшы йөзәргә һәм суда үз-үзеңне тотукагыйдәләренә өйрәтәчәкбез.
– Бездә физкультура дәресләрен төрлеләндерү өчен үзенчәлекле мөмкинлек барлыкка килде. Мин укучыларга суда үз-үзеңне тотуның төп нигезләрен, йөзү дәресләрен бирәм, - ди физкультура укытучысы Павел Тихонов. – Балалар канәгать, барлык күнегүләрне бик теләп башкаралар.
Балалар суда шөгыльләнгәндә алар янында физкультура укытучысыннан тыш коткаручы һәм аларның сыйныф җитәкчесе булачак.
- Бассейн миңа бик ошый. Бина да шундый зур, матур. Әлегә без балалар зонасында, әмма тиздән барыбыз да яхшы йөзәргә өйрәнербез һәм өлкәннәр залы белән дә танышырбыз дип өметләнәм, - дип тәэсирләре белән уртаклаша беренче мәктәпнең 4 “Б” сыйныф укучысы Анастасия Кәбирова.
- Мин дә әйтергә телим! – дип шатланып сүзгә кушылды аның сыйныфташы Самат Хуҗиәхмәтов. – Биредә шундый яхшы, безгә бик ошый, рәхәтләнеп су коенабыз. Ничек шат булуымны сүзләр белән әйтеп бетереп булмый!
- Балалар, чыннан да, бик шат, - дип өсти укытучылары Таһирә Батдалова. – Без бүген биредә беренче тапкыр, ләкин мин балаларның күбесенең әти-әниләре белән йөргәннәрен беләм, шуңа күрә алар үзләрен суда уңайлы хис итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса