Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Музейларда хәтер саклана

Халыкара музей көне уңаеннан Питрәч туган якны өйрәнү музее барлыкка килү тарихын искә алабыз.

- Районда музей ачу мәсьәләсе 1986 елда туган. Тиздән экспонатлар җыюга керешкәннәр. Туган якны өйрәнүче тарихчы, укытучы, 1960 елларда Питрәчтә беренче мәктәп музеен оештыручы Петр Яковлевич Козловны безнең музейның беренче оештыручысы дип саныйбыз. Ул җыйган әйберләрнең бер өлеше туган якны өйрәнү музеена күчте.


1988 елда музей ачыла. Ул 20 гасыр башында төзелгән борынгы бинада урнашкан. Элеккеге педагог Анна Лаврентьевна Ларина аның директоры итеп билгеләнә. Беренче кунаклар Бөек Ватан сугышында катнашучылар булган. Бу 8 май көне була.
Хәзерге вакытта музей бинасы республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле булып тора. Хәзер биредә өч зал - безнең як халкының мәдәният һәм көнкүреше залы, Хәтер залы, Питрәч районының чүлмәк җитештерү һәм халык кәсепләре залы урнашкан.
Туган якны өйрәнү музеенда биш кеше эшли. Миннән тыш, фондларны саклаучы Резидә Казакова, методист Чулпан Нуриева, фәнни хезмәткәр Анастасия Әлмиева, күзәтүче Анастасия Попова да бар.
Шулай ук без ветераннарыбызны онытмыйбыз һәм алар белән горурланабыз. Алар арасында беренче директор Анна Ларина, беренче оештыручы Петр Козлов, тагын бер элеккеге директор Воля Ушанова, музей хезмәткәрләре Фәния Мингалиева,  Валентина Попова һәм, әлбәттә инде, Керәшен Сәрдәсендәге музейны җитәкләгән Анна Никифорова бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 90 ел